Түбән Камага беспилотниклар һөҗүме: бүгенгә ниләр билгеле
Узган төндә Татарстан беспилотниклар һөҗүменә дучар булды, 13 кеше һәлак. Бүгенге көн Татарстан тарихында мәтам көне буларак кереп калды.
Иртән Татарстанның ун шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде. Татарстан аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде. Дошман беспилотниклары Түбән Камага һөҗүм иткән.
ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Түбән Камага һөҗүм вакытында һәлак булучылар барлыгын хәбәр итте. «Түбән Камага дошман БПЛАлары күпләп һөҗүм иткәннән соң, һәлак булучылар бар», – дип язды ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада матәм игълан ителде.
Иң башта 12 кеше һәлак булган, 39 кеше имгәнгән, дип хәбәр ителде. Аннан һәлак булучылар һәм зяын күрүчеләр саны артты. Һәлак булучылар саны 13кә җитте, алар арасында бер бала бар. Зыян күрүчеләр саны 48 кешегә җитте. Һәлак булучылар арасында Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары бар, дип хәбәр ителде.
Шулай ук, 75 кешенең табибларга ярдәме сорап мөрәҗәгать итүе билгеле.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы премьер-министры һәм вице-премьерлар белән оператив киңәшмә үткәрде. Татарстан Рәисе республика халкына мөрәҗәгать итте.
«Бүген иртән безнең республика чираттагы явызларча һөҗүмгә дучар булды. Дошман беспилотниклары гражданнар объектларына һөҗүм ясады. Кызганыч, без кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашам», — дип язды Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгу теләде һәм һәркемгә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев та шәһәр халкына мөрәҗәгать итте. «Бу — барыбыз өчен дә бик зур хәсрәт. Түбән Кама районы халкы исеменнән һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип язды Беляев Макс каналында.
Түбән Камага Казаннан һәм Чаллыдан 6 мультидисциплинар бригада җибәрелгән. Медицина хезмәте күрсәтелүне ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев контрольдә тота.
«Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән мультидисциплинар бригадалар җибәрелде. Ашыгыч ярдәм хезмәте эше Чаллыдан 5 бригада һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 1 бригадасы белән көчәйтелде», – дип хәбәр итте Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Түбән Кама район медицина хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды.
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Түбән Камага беспилотниклар һөҗүменнән зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүне контрольдә тота.
Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң теракт турында җинаять эше ачылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, Украина беспилотниклары торак секторга һәм сәнәгать объектларына һөҗүм иткән.
«Киев режимы чираттагы тапкыр аклап булмый торган, мәкерле җинаять кылды. Һөҗүм ителгән объектларда хәрби хәрәкәтләргә бернинди катнашы булмаган тыныч халык вәкилләре булган», – дип билгеләп үтте Петренко.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр дәлилләр җыя, шулай ук һөҗүм вакытында кулланылган БПЛА төрләрен һәм модельләрен ачыклый. Моннан тыш, һөҗүмдә катнашы булган затларны ачыклау буенча эш бара.
Бүген Түбән Камада фаҗига корбаннары өчен Татарстанның барлык мәчетләрендә өйлә намазында дога кылдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якыннарын югалткан гаиләләренең һәм зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты. Эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин БПЛА һөҗүменнән соң һәлак булучыларның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Россия төбәкләре җитәкчеләре кайгы уртаклашты. Чечня башлыгы Рамзан Кадыров, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Чувашия башлыгы Олег Николаев, Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских һәлак булучыларның туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.
Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән соң, милегенә зыян килгән кешеләр өчен кайнар элемтәләр ачтылар.
«Кайбер йортларда милеккә зыян килде: тәрәзәләр ватылды һәм тәрәзә рамнары ярылды. Әгәр шушындый проблема булса, ярдәм сорауны кичектермәгез. Белгечләр сезгә ярдәм итәргә һәм алга таба нәрсә эшләргә икәнен аңлатырга әзер», – дип хәбәр итте шәһәр башкарма комитеты.
Милеккә зыян килгән очракта ярдәм алу өчен 8 (8555) 35-10-72 яки 8 (8555) 35-10-00 номерлары буенча гражданнардан дәгъваларны исәпкә алу хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Видеодомофоннардан яки күзәтү камераларыннан язмаларны карарга кирәк булса 8(8555)41-56-36 номерына шалтыратырга.
БПЛА һөҗүме сәбәпле, хокукларны яклауга бәйле бөтен мәсьәләләр буенча прокуратура кайнар линиясенә 8(8555)-470-303, 8(843) 291-18-81 номерларына шалтыратып була.
Моннан тыш, зыян күрүчеләр турында Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә 8 (8555) 32-22-01 номерына шалтыратып белешергә була.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турында карар чыгарды.
«Һәлак булганнарның гаиләләренә — ике миллион, зыян күрүчеләргә, авырлык дәрәҗәсенә карап 300-600 мең сум күләмендә түләү каралган», — дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Моннан тыш, нормативлар нигезендә, өлешчә һәм тулысынча югалган милек өчен түләү күздә тотыла.
Түбән Кама предприятиеләре гаиләләргә матди ярдәм күрсәтәчәк һәм җирләүне оештыруны үз өстенә алачак. Зыян күргән хезмәткәрләргә дә финанс ярдәме күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте Түбән Кама мэры Радмир Беляев.
«Бу коточкыч фаҗигадә баласын югалткан гаиләгә муниципалитет 1 миллион сум түләячәк һәм җирләүне тулысынча үз өстенә алачак», – дип язды мэр Макс мессенджерында.
Түбән Камада 15 августта шәһәр юбилеен бәйрәм итү планлаштырылган булган, аны кичектерделәр. Аны соңрак һәм башка форматта үткәрәчәкләр.
«Хәзер безнең төп бурыч — һәлак булучыларның гаиләләре һәм зыян күрүчеләр белән янәшә булу, кирәкле барлык ярдәмне күрсәтү һәм һөҗүмнең нәтиҗәләрен бетерү», – дип язды Беляев.
Рөстәм Миңнеханов фаҗига булган урынга килде. «Әлеге районда торак объект – хостел һөҗүмгә дучар булды, анда тугыз кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта урында тикшерү үткәрелә», – дип ачыклык кертте Лилия Галимова.