Алмир Абашев Түбән Камада пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр янына килде

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенә пилотсыз очкычлар һөҗүме аркасында зыян күрүчеләр янына килгән. Бу хакта НТР 24 хәбәр итә.

Ике пациент хәзер операциядә: берсенең умыртка баганасы җәрәхәтләнгән, икенчесенең күкрәк читлеге зарарланган. Хәлләре тотрыклы, әмма аларны Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) күчерү ихтималы да бар.

Билгеле булганча, хастаханәгә салынган зыян күрүчеләрнең барысы да һөҗүм вакытында сәнәгать зонасында булганнар.

Донорлар кирәкми, кан җитәрлек.