Рөстәм Миңнеханов Чаллының 10 алдынгысына дәүләт бүләкләре тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда гомер итүче ун кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантана шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә узды. «Батырлык өчен» медале белән сержант, хәрби частьнең мотоукчылар бүлеге командиры Эдуард Старков һәм рядовой, мотоукчылар полкының гранатометчы ярдәмчесе Марат Шипаев бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова бүләкләнде.
Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән КАМАЗ хезмәткәрләре – автомобиль заводын көйләүче Геннадий Комендюк белән кою заводының участок мастеры Алексей Чулков бүләкләнде.
Шулай ук Чаллыда яшәүчеләргә «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр дә бирелде. Аңа орган залының концерт башкаручы артисты Эльмира Әхмәтова лаек булды.
«Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме профессор Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Марат Мөхәммәдиевкә бирелде.
«Чаллы-Икмәк» компаниясенең финанс директоры Фәнилә Чунтонова Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре булды.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме Советлар Союзы Герое Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәриповага тапшырылды.
«Чаллы җылылык электр үзәге» цехы башлыгы Вячеслав Левин Татарстан Республикасының атказанган энергетигы булды.