Клара Булатованы искә алу кичәсе: «Аның һәрбер күзәнәге шигырь белән мөлдерәмә тулы иде»
Сирәк очрый торган талант, чичән шагыйрә, феноменаль хәтер иясе, үзе аерым бер дөнья. Бу сүзләр барысы да Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Әлмәт һәм Сарман районнарының мактаулы гражданины, 50дән артык китап авторы Клара Булатова турында әйтелде. 31 мартта Әлмәт татар дәүләт драмтеатрында аның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Якты сагыш» дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте.
«Син сокланып карый идең...»
Күренекле шәхесләрнең исемнәре, аларның кылган гамәлләре, иҗатлары һәрвакытта да халык хәтерендә яши. Аларның милли үзаңны ныгытуга, халыкны берләштерүгә куйган тырышлыклары әйтерсең лә укучыларның йөрәгендә мәңгелеккә урын ала. Шундый иҗатчыларның берсе – Клара Гариф кызы Булатова. Исән булса, 18 мартта үл үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылар иде. Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә дә, март аен чичән шагыйрәгә багышладылар – аның хөрмәтенә күп кенә чаралар үткәрелде.
31 мартта Әлмәт театрына язучының якыннары, туганнары, олпат шәхесләр, җитәкчеләр, күренекле каләм ияләре, иҗатташ дуслары җыелды. Сәхнәгә күтәрелгән һәркем Клара Булатованың татар әдәбиятында якты эз калдырган шәхес булуын билгеләп үтте.
Кичә башланыр алдыннан театрның директоры Фәридә Исмәгыйлева Казан, Чаллы, Мөслим, Азнакай, Яңа Чишмәдән килгән язучыларга театр буйлап экскурсия үткәрде. Шулай ук, кунаклар беренче катта оештырылган күргәзмә белән танышты. Биредә Клара Булатованың китаплары, шәхси әйберләре – күлмәге, язу машинкасы, кулъязмалары, фотоальбомнары куелган иде.
Аннары сәхнәдә театральләштерелгән тамаша башланып китте. Аның сценариен шагыйрә, драматург Резедә Хәертдинова язган, куючы режиссёры – Ильяс Гәрәев. Театр артистлары тамашачыларга шагыйрәнең рухи дөньясын ачты Клара Булатованың тормыш һәм иҗат юлын күрсәттеләр. Аның образын сәхнәдә Динара Ганиева гәүдәләндерде, Хәсән Туфан ролен Фикрәт Сибгатуллин башкарды, ә Фаил Сафиуллин герое, җыелма образ булса да, кайберәүләр аның Илһам Шакиров булуын абайлады. Чөнки Клара Булатованың «Сиңа кайтам» шигыре 17 яшьлек чакта бөек җырчыга гашыйк булуы турында бит.
...Шулай да мин үз-үземне
Чын матурга саный идём.
Санамаска! Сәбәбе бар:
Син сокланып карый идең.
Суга барсам,
Судан кайтсам,
Ярда каршы ала идең.
Әллә уйнап,
Әллә чынлап,
Арттан җырлап кала идең.
Кичәнең рәсми өлешен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ачып җибәрде.
«Клара Булатова – сирәк очрый торган талант иясе, чичән шагыйрә, ул халыкның бәгыреннән өзелеп төшкән. Аның хәтере феноменаль иде, ул йөзләгән шигырьне – үзенекен генә түгел – яттан сөйли иде. Тагын бер асыл сыйфаты, чын шагыйрьләргә хас сыйфат – ул мәхәббәт шагыйре иде. Мәхәббәт – ул бик киң мәгънәле сүз. Аның һәрбер шигырендә мәхәббәт чагыла: туган халкына, туган иленә, туган җиренә, якын кешеләренә мәхәббәт. Аның бөтен өмете дә, хыялы да безнең милләтне берләштерү һәм ныгыту иде. Бу олугъ шагыйрьләр өлешенә генә тигән көмеш», – диде ул.
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Фәнис Мортазин, Сарман районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова шагыйрәнең бик зур мирас калдыруы, март ае дәвамында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә аның иҗатына багышланган бик күп чаралар үткәрелүе, Клара Булатованың халыкны берләштерү, милли рухны күтәрү юнәлешендәге эшчәнлеге турында сөйләделәр.
«Мин үлгәч тә әле сезгә торып шигырь сөйләрмен»
Аннары сәхнәгә халык шагыйрьләре һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары күтәрелде.
«Клара Булатова чын мәгънәсендә шагыйрь иде, аңа шагыйрьлек күктән иңдерелгән иде, — дип башлады сүзен Зиннур Мансуров. — Кешедә ничә күзәнәк буладыр, тик Клара ханымның һәрбер күзәнәге шигырь белән мөлдерәмә тулы иде. Шуңа күрә ул үзенең яшәү рәвешен дә шигърияткә әверелдерде. Ул университетка кергәндәге имтиханын гына түгел, Сибгат Хәким иҗатына багышланган диплом эшен дә шигырь итеп язган, профессорларның күзләре маңгайларына менгән, чөнки тарихта мондый хәл беркайчан да булмаган».
Зиннур Мансуров шулай ук төрки халыкларда мәхәббәт лирикасы бик көчле булуын билгеләп үтте, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрәләр һ.б. искә алды. Аның фикеренчә, Клара Булатова моңа кадәр булмаган шигъри цикл (аны шигъри дастан дип тә әйтергә була) «Искәндәр кыйссасы»н иҗат итте. Билгеле булганча, алар Хәсән Туфан белән шигырьләр алмашканнар.
«Минем аңа кадәр безнең төрки әдәбиятында мондый рәвешле мәхәббәт лирикасын укыганым юк иде, — диде Зиннур Мансуров, дәвам итеп. – Безнең төрки әдәбиятта чичәнлек, импровизаторлык булган. Бу традиция бүген әлбәттә сүрелде, әмма ләкин бу чичәнлек Клара Булатованың табигатенә салынган иде. Аның шундый шигыре бар:
Шагыйрь булып тудым җиргә,
Шагыйрь булып үләрмен.
Мин үлгәч тә әле сезгә
Торып шигырь сөйләрмен.
Күреп торабыз, Клара Булатова исән, ул безнең арада. Ул иҗатын татар халкына бүләк итеп, аның белән ахырзаманга кадәр барачагына ышанган. Бу матур кичәне оештыручыларның барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә булсак, Клара Булатова һәрвакыт исән булачак!»
«Ханбикәләрчә эчке горурлыгын тоеп яшәде»
Марсель Галиев узган гасырның 80нче елларында үзенең туган авылы Балтачта узган бер чараны искә алды. Анда Клара ханым, Сибгат Хәким, Мәхмүт Хәсәнов, Ринат Мөхәммәдиев, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиуллин, Җәүдәт Дәрзаманов һ.б. катнашкан.
«Бүгенгедәй хәтердә: сөйләшеп утырганда, Клара ханым бер шигырь укыды да, Сибгат абыйга мут елмаеп карады. «Әллә оныттыгызмы, Сибгат ага, бу шигырегезне? Бу бит сезнең «Совет әдәбияты» журналында 1952 елда, фәләненче санында басылган шигырегез», – ди. Шаккаткан идек шунда! – диде Марсель Галиев. — Әле ул шул санда чыккан тагын берничә шигырьне сөйләде.
30 елдан артык вакыт үткән бит! Аннары безгә шактый аралашырга туры килде. Ул килеп керсә, Клара ханымга гына карап торасың. Чөнки ул шундый матур тел белән, йомшак итеп, шул ук вакытта йөгерек итеп, төрле чагыштырулар, метафоралар кулланып, аһәңле итеп сөйли белә иде. Бөтен кеше аңа карап ката иде. Минемчә, ул тормыш ваклыкларына беркайчан да бирешмәде, ханбикәләрчә, эчке горурлыгын тоеп яшәде. Бу горурлыкны ул үзенең шигырьләренә дә салды, чөнки ул әдәбиятны изге бер һөнәр итеп ярата иде. Ул Әлмәтне яратты, Әлмәт халкы – аны, сез ул яратуны киләсе гасырларга да алып барырсыз, дип уйлыйм».
Фоат Садриев Клара Булатованы «аерым бер серле дөнья» дип атады.
«Мин 50 ел буе Клара белән аралашып иҗат иттем. Әлмәткә килсәң, әйтерсең монда Клара Булатова гына! Һәр чарада катнаша иде ул, бөтен җиргә җитешә иде. Ничек өлгергәндер?! Аның белән салкын гына бер темага сөйләшә башлыйсың, ул аны бөтенләй җылытып, терелтеп җибәрә иде. Мин аның тавышына шакката идём. Аның тавышы беркемнекенә охшамаган серле бер дөнья иде. Ул ничек яшәде – шулай язды. Ничек язды – шулай яшәде. Аның күзәнәкләре дә, тавышы, фигыле, фикере, хисләре — бөтенесе үзе тоташ поэзия иде», — диде Фоат Садриев.
Ул тагын шунысына да басым ясады, Клара Булатова халык тормышының уртасында кайнап яшәде. Үзенең феноменаль хәтере, талантлы каләме белән халык тормышының төрле катламнарын өйрәнде. Гаилә тормышы, эштәге хәлләр, урамда очраклы очрашулар – менә шуларның барысын энҗе кебек җыеп, халыкка шуны кире яктылык белән бирә алды.
«Кайсы гына әсәрен алсаң да – яктылык, шатлык, оптимизм. Шуңа күрә ул халыкның мәхәббәтен яулап алды. Бик күп каршылыклар да булды. Әмма Клара тәнкыйтьне ишетмәскә тырышты, аны инсульт та сугып карады, тик ул бирешмәде. Аның калдырган әсәрләре халык күңелендә бүген шытып яталар һәм киләчәктә уңыш бирерләр дип ышанам», — диде Фоат Садриев.
«Бала, сандыкны мин киткәч ачарсың»
Кичәдә ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегеннән Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина һәм Айгөл Әхмәтгалиевалар катнашты. Әлмәт бүлеге исеменнән сәхнәгә җитәкчеләре Равил Сабыр, Мөслимнән Лилия Яссир, Азнакайдан Марсель Гарипов һәм Әлмәттән Миңзифа Әхмәтшиналар күтәрелде.
«Мине оешмага җитәкче итеп куйгач, үземнең беренче бурычларымның берсе итеп, әлбәттә, Клара апа белән күрешүне планлаштырган идём, – дип башлады Равил Сабыр. – Рәсми кеше булгач, буш кул белән дә барып булмый бит әле. «Татнефть» хәйрия фондына бик зур рәхмәт, алар материаль ярдәм күрсәттеләр, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бүләк җибәргән иде. Без Клара апа янына бардык, хәлен белдек, бүләкләрне тапшырдык. Алар арасында чәчәк букеты да бар иде. Аны кулына алгач, ул: «Мин чәчәкләрне бик яратам», – диде».
Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева Клара Булатова сүзләренә язылган берничә җырның өзекләрен башкарып күрсәтте һәм истәлекләре белән уртаклашты: «Без бер өйдә, Герцен урамында яшәдек. Мин төрле кичәләрнең сценарийларын төзегән вакытта аңа шалтырата идём, гозеремне аңлатам. Фәлән кешегә багышлау кирәк яки төгән темага шигырь кирәк, дим. «Бала, кулым камырлы иде, 15 минуттан чылтырат», — дигән җавап ишетәм. 15 минуттан җыям һәм мин сораган шигъри юллар әзер була иде».
Нәфисә Сабирҗанова өчен Клара Булатова – остазы, иҗатка юл ачучы кешесе.
«Юлымда Клара Бултованың очравы, Аллаһы Тәгаләдән бер олы бүләк булгандыр, дип исәплим. Ул башкалар уңышына сөенә белә иде, иҗат кешесенең күңел үсешен, җан биеклеген бөтен дөньяга танытырга тырыша иде. Клара апаның шундый кешеләре арасында мин дә булдым. Ул мине дә олылап, зурлап Әлмәттә таныткан кеше. Башта бер тәлгәш шигырьләремне «Әлмәт таңнары» газетасында бастырып чыгарды. Соңрак ул мине журналистика юлына алып керде, ә инде аннары: «Бала, син – шагыйрә, автор-башкаручы, алып баручы», – дип, сәхнәгә җитәкләп алып менгән кеше», – дип сөйләде Нәфисә Сабирҗанова.
Рәфкать Шаһиев – шагыйрәнең сердәшчеләре, якын кешеләренең берсе. Күптән түгел «Татнефть»нең «Рухият» нәшрияты тарафыннан бастырып чыгарылган «Клара Булатова: сөю кыйссасы» китабының төзүчесе.
«Ул гомер буе көрәшеп яшәгән шагыйрә, киңкырлы шәхес иде. Кеше буларак та, шагыйрә буларак та. Аның белән аралашканда, шактый күп әйберләр турында сөйләштек, аның әсәрләре артында башка дөнья яшәгәнен мин соңрак кына белдем. Шул рәвешле үзем өчен зур галәм ачтым һәм аны башкалар да белүен бик теләдем, әмма Клара апа ашыкмаска кушты. «Бала, сандыкны мин киткәч, ачарсың», – диде. Һәм мин аны ачтым. Әле андагы хәзинә шактый бихисап, аның бөеклеге хакында сүзләр әле кат-кат зур сәхнәләрдән яңгырар», – дип уртаклашты Рәфкать Шаһиев.
Кичә ахырында яңгыраган «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җырын бөтен зал басып җырлады.
Резеда Шәмсуллина