Муса Җәлил исемендәге турнирның абсолют батыры - Радик Сәлахов

Муса Җәлил исемендәге  турнирның абсолют батыры — Радик Сәлахов

Аңа нәрсә бүләк ителде?

«ВТ» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында абсолют батыр исеменә дә бил алыштылар.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәренең 400 еллыгы уңаеннан абсолют батырга махсус бүләк әзерләде. Ул — 400 мең сум акча.

63 нче Муса Җәлил турнирының абсолют батыры — Радик Сәлахов. Финалда ул Чаллы спортчысы Азат Габдәршитов белән көрәште.

Исегезгә төшерәбез, Радик Якутскида узган Сабантуйда абсолют батыр булып, автомобиль белән бүләкләнде.

Ул НЧТСта 4нче разрядлы слесарь булып эшли.

Радик Сәлахов быелгы турнирда

Чемпион исемен яулап откан 100 000 сум белән абсолют батыр бүләге белән бергә ярты млн сум акча иясе булды.

Һәр авырлыкта җиңү яулаган батырга мэр Наил Мәһдиевнең махсус бүләкләре — суыткычлар тапшырылды.

Турнирдан тулы язманы газетабызның киләсе саныннан укырсыз.