Татарстанда көчле буран: юлларда сак булыгыз!

Бүген Татарстанда тагын буран көтелә, күз күреме 1000 метрга кадәр начарланачак.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, урыны белән кар явачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны иминлек чараларын үтәргә өндәде:

- җәяүлеләр кичүе аша гына юл аркылы чыгарга;

— автомобильләрне начар беркетелгән конструкцияләрдән ераграк куярга һәм алар янында тормаска;

— түбәләрдә кар һәм боз күп җыелган урыннарны урап узарга;

— юлда кискен маневрлар (бер полосадан икенчесенә чыгу, алдагы машинаны узу) ясамаска.

В Стране

В Мире