Изгелек — йөрәктән чыккан нур: СВО ветераны утсыз калган инвалидларның йортына электр үткәрде
Яңа Богады авылында яшәүче II төркем инвалид Илдар Хәсәновның электр үткәргечләре искереп, йортында уты сүнә. Әле күптән түгел генә Актаныш районы инвалидлар берлеген җитәкләргә алынган махсус хәрби операция ветераны Әлфис Шәйхелмәрдәнов бу проблеманы тиз арада чишәргә алына. Кулы эш белгән егет кешегә сүз катып тормый, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның йортына үз куллары белән электр үткәрә.
Иске Богады авыл җирлегендә 71 мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши. Аларның һәркайсы аерым игътибарга, ярдәмгә һәм җылы сүзгә мохтаҗ. Шуларның берсе — Яңа Богады авылында яшәүче II төркем инвалид Илдар Хәсәнов. Ул 79 яшьлек әнисе — Флюра апа Сөләйманова белән гомер кичерә.
Кызганычка каршы, алар яшәгән йортта электр үткәргечләре искерү сәбәпле, өйләре утсыз кала. Бер атна буе караңгыда яшәү — болай да сәламәтлеге какшаган кешеләр өчен зур сынауга тиң.
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе, махсус хәрби операция ветераны, үзе дә II төркем инвалид Әлфис Шәйхелмәрданов әлеге гаиләгә килеп, аларның тормыш шартлары белән таныша. Озакка сузмыйча, иске электр чыбыкларын яңасына алыштыра, йорт эче кабат яктыра, нур керә.
Бу — гади генә ярдәм түгел, ә чын кешелеклелек үрнәге. Флюра апа көтмәгәндә булышып, чарасызлыктан коткарган игелекле җитәкчегә ихлас рәхмәтле, Әлфис Әзһәм улына чын күңелдән иң изге теләкләрен теләде.
Авыл башлыгы буларак, мин дә Әлфис Шәйхелмәрдановка иң беренче чиратта ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, эшендә зур уңышлар телим. Кылган игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Мондый кешеләр барында дөньябыз яктырак, күңелләребез тынычрак. Әлфискә рәхмәтебез чиксез, — ди Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова.