Каршы як юлга чыккан хатын-кыз аркасында кеше һәлак булган

Оренбург өлкәсендә булган юл-транспорт һәлакәте буенча Казанда яшәүче 35 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига 19 июльдә Казан – Оренбург – Акбулак трассасының Абдулла районы аша узган өлешендә булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, Suzuki автомобиле белән идарә иткән хатын-кыз, каршы як полосасына чыгып, Hyundai машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә Hyundai автомобилендәге 64 яшьлек пассажир һәлак булган. Тагын алты кеше төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.

Хокук саклау органнары Казан кешесенә карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 3 нче өлеше («Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу») буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү дәвам итә.

В Стране

В Мире