Россия Финанс министрлыгы: «Ислам финансларын көйләү даими булырга тиеш»
Россиядә ислам финансларын көйләү даими булырга тиеш. Бу хакта Россия финанс министрлыгының финанс сәясәте департаменты директоры Алексей Яковлев «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумында әйтте.
«Күпләр тәҗрибәнең нәрсә икәнен гомумән аңламый. Бу бүген-иртәгәгәме, яки озак вакыткамы? Урта яки озак вакытка исәпләнгән мөнәсәбәтләрне җайларгамы? Безнең үзебезнең дә бу сорауларга тизрәк җавап табасыбыз килә. Нигездә, безнең төп бурыч – тәҗрибә эше ахырында билгеле бер нәтиҗәгә ирешү», – диде ул.
Билгеле булганча, партнёрлык финанслары буенча тәҗрибә рәвешендәге эш 2028 елның сентябренә кадәр озайтылды. Ул Россиянең дүрт төбәгендә: Татарстанда, Дагыстанда, Чечняда һәм Башкортстанда тормышка ашырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.