Алиса Әхмәтшина: «Зәвыклы киенү — хатын-кызның үзен ярату билгесе»
«Киемеңә карап каршы алалар...» ди халык мәкале. Бер кисәк тукымадан да гәүдәгә ятышлы, күз явын алырлык кием тегү — табигатьтән бирелгән талант. Бүгенге әңгәмәбез герое — шундый талант иясе, редакциябезнең социаль челтәрләр редакторы Алиса ӘХМӘТШИНА.
— Алиса, тегү белән кайчан кызыксына башладың?
— Һәр кыз-бала кебек, мин дә курчакларыма киемнәр тегә идём. Әни әйтүенчә, андый вакытта өр-яңа носкиларны да еш кына хутка җибәргәнмен. Әни миңа карап торган да: «моны ачуланудан файда юк» дип кул гына селтәгән (елмая). Ә иң беренче теккән киемем — бертуган сеңелемә Сабантуйга сарафан. Аның һәр сантиметрын үлчәп, «модно» итеп, кул белән тектем. Үземә әнинең күн плащыннан итәк теккәнемне дә хәтерлим. Шул вакытта ук бу һөнәргә тартылу булган, күрәсең.
Баладан еш кына «кем буласың килә» дип сорыйлар. Аның бәләкәй вакытта нәрсә белән шөгыльләнгәнен, ничек уйнарга яратканына ихътибар итәргә кирәктер. Чөнки күңелдәге кызыксынуы нәкъ шул вакытта күренә.
— Балачактан ук теккәч, нигә төп эш итеп шуны сайламадың?
— Мәктәптән соң, Казан милли тикшеренү-технология университетының җиңел промышленность технологиясе, мода һәм дизайн институтына укырга кердем. Дөресен әйткәндә, анда керү җиңел булмады. Уку елы башланырга 1 көн калганда гына уңай җавап алдым. Кердем, тик, 4нче курстан соң юрист белгечлеге алырга теләп, башка уку йортына күчтем. Юрист булып эшләгәндә авариягә очрап, больницага эләктем. Шунда әни: «Исән-сау терелеп үз аякларыңда чыккач, беренче кергән институтыңны үзең һәм минем өчен тәмамла», диде. Әйткән сүземдә тордым, югары уку йортын тәмамлап, кием конструкторы белгечлеге дипломы алдым.
— Тегүдән туктап торган вакытларың булдымы?
— Тукымаларны бик яратканмын күрәсең, бу эшне беркайчан да ташламадым. Башта ательега үземә ошаган фассоннар алып барып, киемнәр тектердем. Чөнки уку йортында күбрәк теория өйрәндек, тегүнең бар нечкәлекләрен белмәдем. Ательеда кием тегелгәндә, «эх, үзем җаен белсәм, тиз генә тегәр идем» дип, көтә-көтә арып бетә идём. Шул этәргеч биргәндер, өстәмә курслар үтеп, тегәргә өйрәндем.
— Нинди стильдәге киемнәр тегәсең?
— Күлмәк яратканлыктан, күбрәк шуны тегәм. Үземә ошаган тукыманы күрүгә, уема үзеннән-үзе нинди дә булса фасон килеп, тегәргә илһамландыра.
«Кечкенә чакта кызлар курчакларына матур-матур киемнәр тегә. Үз куллары белән матурлык тудыручы кызлар үсеп җиткәч кая югала соң? Зәвыклы киенү, үз-үзеңне карау — хатын-кызның үзен ярату билгесе. Шуны онытмасак иде…
— Тукымаларның кайсыларына өстенлек бирәсең?
— Табигый тукымаларга: ефәк, киндер, бәрхет, кашемир.
— Киемне сатып алу арзанрак түгелме соң?
— Профессиямә бәйле гадәттер инде: кием сатып алганда, башта аның җөен, ничек тегелүен карыйм. Аннары — бәясен. Сыйфаты үз бәясенә туры килмәгәнен күрәм дә, сүзсез калам... Сер түгел, кул эше, аеруча сыйфатлы эш очсыз була алмый. Ә мин һәр киемне сыйфатлы тукымадан, җиренә җиткереп тегәм. Элек гардеробымдагы киемнең 80 проценты үзем теккән иде. Кызганыч, хәзер вакыт җитми.
— Озак тегәсеңме?
— Киемнең фасонына һәм тукымага бәйле. Кызыма бер төн эчендә дә теккәнем бар. Иң истә калган күлмәкләрнең берсе — ак челтәрле, кара бәрхет күлмәк. Мәктәптәге бер концертка 3 төн йокламый 18 һинд костюмы тектем.
— Үз ательеңны ачарга телисеңме?
— Берничә ел элек андый уйлар бар иде. Тик, шунысын аңладым: үзем теккән киемгә карата бик көнчел мин (көлә). Теккәндә кием белән бербөтен булып бетәм. Соңыннан аны кешегә бирүе авыр. Ә менә тукымалар кибете ачу хыялым бар, чөнки сыйфатлы, матур тукыма табу безнең шәһәрдә бик авыр.
— Җавапларың өчен рәхмәт, Алиса.
Фотолар Алиса Ахметшинаның шәхси архивыннан.