“Безнең урам – безнең горурлык”: Арчаның 9 Май урамында яшәүчеләр Җиңү көнен үзенчәлекле итеп бәйрәм итте
Арчаның 9 Май урамында яшәүчеләр Җиңү көнендә Хәертдиновлар ишегалдына җыелды.
«Күрше белән тату яшәү – бәхет» – дип әйтә 9 Май урамында гомер итүче Фәрит Хәертдинов. Ел саен 9 Май Җиңү көне безнең өчен генә түгел, бөтен ил өчен изге бәйрәм. Без, урамдашлар, бу көнне тагын да махсус итәргә булдык. Икенче ел инде, парад бетүгә, безнең ишегалдында һәр гаиләдән кеше җыела. Әйтүемчә, бу урам җыены безнең кунакчыл Хәертдиновлар йортында уза. Табынны бергә ясыйбыз. Бәйрәмне без ризыктан башламыйбыз, изге догадан башлыйбыз. Фидаил абый кулларын күтәреп, сугыш кырында, фронтта ятып калган солдатларны искә алып догалар укый. «Алар безгә тынычлык бүләк итте, шуңа күрә без тату булып яшәргә бурычлы», – дип тәмамлый ул догасын. Шуннан соң гына өстәл янына утырабыз. Безнең табында барысы да бар: кемдер шашлык әзерли, кемдер плов пешерә, кемдер балык ыслый, кемдер казанда – шурпа пешерә. Һәр гаилә үзенең аш-су осталыгын күрсәтергә тырыша. Әмма төп ризык – бу бердәмлек һәм күңел җылысы.
Бу көнне иртән урамның һәр капкасына Россия һәм Татарстан флагларын куела. Бу – безнең илгә, республикабызга карата хөрмәтебезне күрсәтү. Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше – балалар өчен оештырылган уеннар. Алар үзләре дә конкурслар уйлап таба, хәрби җырларны башкаралар, шигырьләр сөйлиләр. Бу аларда патриотик рух тәрбияли. Без, өлкәннәр, горурланып карыйбыз: балаларыбыз тарихны белә, батырларны хөрмәт итә.
Безнең урам күршеләре бары тик Җиңү көнендә генә түгел, ә Яңа елда да бергә була. Шундый ук күңелле Хәертдиновлар йортында каршы алабыз, чыршы каршына Кыш бабай һәм Кар кызы килә, лотерея да оештырабыз. Ләкин 9 Май Җиңү көне безнең өчен аерым горурлык, чөнки урамыбыз 9 Май исемен йөртә. Бу көн – истәлек, хөрмәт, рәхмәт көне. Мин үземнең урамдашларым, күршеләрем белән горурланам. Моны сезгә, райондашларыма да әйтәсем килә: бер урамда яшәүче кешеләр бер гаилә була ала.
Хөрмәтле райондашлар, һәр урамда да шундый матур традиция булдырылса, татулык та, бәйрәм дә, бәхет тә була. Күршеләр җыены –бәйрәмнең аерым бер җылы өлеше, анда урамда яшәүчеләрнең дуслыгы, бердәмлеге тагын да ныгый.
Сиринә Җаббарова,
9 Май урамында яшәүче.