100 хәйрияче хатын-кыз ифтарга җыелды: «Бик рәхәт, йөрәк киңәеп киткән кебек»
Казанда Изге Рамазан ае төрледән-төрле форматтагы ифтарларга бай. Ул ифтарларның һәрберсе кемнеңдер ниятенә барып тоташа. Һәрберсе мөселман дөньясын берләштерә, йөрәкләрне якынайта.
Казан мәчетләре һәр кән авыз ачучыларны ифтар өстәлләре белән каршы ала. Бик күп мөселманнарны бергә җыя торган Республикакүләм ифтарга да ике атна вакыт калып килә. Кайбер кафелар хәйрия ифтарлары үткәрә. Бу ифтарлар турында «һәркем өчен» дип әйтеп була.
Икенче бер төркем ифтарлар да бар. Алары берәр тематикага бәйләнгән була яки билгеле бер һөнәр кешеләрен җыя. Андыйлардан иң киң үсеш алганы дип «Fashion» ифтарны санап буладыр, ул быел 15 нче тапкыр үткәрелә. Шулай ук «Бизнес-ифтар» тотрыкланып килә, ул быел өченче тапкыр узачак. Бер мохит кешеләрен җыя торган ифтарлар арасында тагын бер ифтарны атап була – эшмәкәр хатын-кызлар нетворкинг-ифтары. Быел ул икенче тапкыр үткәрелде. Сүз әлеге ифтар турында булыр. Төгәлрәге – эшмәкәр хатын-кызлар өчен хәйрия нетворкинг-ифтары.
«Чынаяк» чәйханәсенең ишеге төбендә үк чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр күтәргән хатын-кызлар бер-берсен сәламли иде. Килеп керүгә Галимҗан бабай каршы алды, ул хәзер икән, берничә ел элек Казан Кирмәнендәге башка татар кафесында иде. Галимҗан бабай өченче катка юлны күрсәтте.
Кунаклар инде җыелган. Залда зәңгәрсу, ак, көмеш төстәге киемле хатын-кызлар бер-берсе белән кочаклаша, бүләкләр бирешә, урыннарда урнаша. Кунакларның барысын да танылган эшмәкәр, Россия Салым консультантлары палатасы әгъзасы Роза Ямилева каршы алды, чөнки ул – чараның идея авторы һәм оештыручысы.
«Беренче чиратта, бу – ифтар. Рамазан аенда ураза тотучыларны авыз ачтыру. 110 кеше җыелдык, бу – хәйрия чарасы. Чакырылган кунакларның барысы белән дә эшлибез. Безнең максатларның берсе – әлеге хатын-кызларны, брендларны үзара таныштыру. Хәзер бизнеска авыр, алар бер-берсенә ярдәм итсеннәр иде. Ифтарга җыелган хатын-кызларның барысы да бик юмарт, һәрбер катнашучыга бүләкләр әзерләнде. Беләбез: Рамазан аенда бигрәк тә юмарт булырга кирәк», – дип сөйләде ул.
Ифтарда җырчы Гүзәлем дә бар иде, ул кунаклар алдында «Рамазан» җырын башкарды. Авыз ачар алдыннан Лилия ханым Җиһаншина вәгазь укыды. Рамазан ае, хәйрияче хатын-кызларның роле, зәкят, бу дөньядагы тормышның ни дәрәҗәдә кыска булуы турында һәм башка темаларга кагылышлы бик үтемле сүзләр яңгырады.
«Роза ел саен диярлек мөселман эшмәкәр хатын-кызларны җыя. Алар – барысы да эшмәкәр, хәйрияче, өммәтне, ислам мәгърифәтен үстерүдә ярдәм итүчеләр. Бу ифтарның төп фикере – финанс яктан аякка баскач, син җәмгыятькә ярдәм итәргә тиеш. Башкаларга да әйбәт булсын. Монда җыелган хатын-кызлар бизнес белән генә шөгыльләнми – җәмгыятькә файдалы булырга тырыша», – дип сөйләде Лилия ханым журналистларга.
Әлеге залга җыелган күркәм хатын-кызларны бары тик официант егетләр һәм бу бинаның хуҗасы гына күрә алды. Ул үзе кунакларны сәламләде дә, ә аның хәләл җефете залда утыручылар арасында иде. Искәндәр Богданов – дизайнер. Ул бинадагы һәр элемент турында озаклап, тәмләп сөйли ала. Ул аңлатканча, диварларда элеккеге тастымалларда, авыл мәчете ишегендә ясалган бизәкләрне күрергә була. Тамырлары белән ул Казаннан, тик озак вакыт Мәскәүдә, чит илләрдә яшәгән. Соңгы елларда инде Казанда яши.
«Безнең мәдәниятне, телне, тарихны күтәрү нияте белән кайттым. Төрле проектларга алынабыз. Тарих, тәҗрибәгә, гаилә тарихына таянабыз. Мин – дүртенче буын Казан кешесе. Мин шәһәр татарларының культурасын күрсәтү яклы. Шәһәр чәйханәсенең үз «портреты» бар», – диде ул.
Дизайнер – Искәндәр Богданов
Авыз ачканнан соң, әлбәттә, күңел халәте дә үзгәрде. Өстәлләр артында сөйләшүләр җанланды, соңга калган кунаклар килә торды. Кунаклар утырган урыннарда бәләкәй открыткаларда саннар язылган иде, һәм кич дәвамында бик күп, бик күп бүләкләр уйнатылды. Һәр кунак үзенең бүләген алып килгән иде. Ягъни һәр кунак өчен урындыкларга куелган бүләкләрдән тыш, әле шундый аерым бүләкләр дә уйнатылды.
Минем янда утырган Миләүшә ханым Шәйхуллина ифтарга чәйгә баллы тәмлүшкәләр әзерләп килгән иде. Ягъни шул рәвешле хөрмәт белдерүчеләр дә булган. Ул бу ифтарда икенче ел катнаша. «Бик зур эш башкарылган, Аллаһы Тәгалә кабул итсен», – диде ул.
Кунаклар арасында Казаннан һәм якын тирәдән генә түгел, Дубайдан килгән кунаклар да очрады. Зөлфия ханым Салихова ифтарга 16 яшьлек кызы белән килгән иде. Эшмәкәр ханым Дубайда күчемсез милек белән шөгыльләнә, ә чыгышы белән ул Мордовиянең Азюрка авылыннан. «Розаның ифтарында узган ел да булган идём, быел да насыйп булды. Мине Дубайда да бик күп ифтарларга чакыралар, ә күңел Казанга тарта. Мин татар мохитен сагынып кайтам. Бик рәхәт, йөрәк киңәеп киткән кебек. Шимбә көнне, Аллаһ кушса, үзем авылда ифтар уздырам», – дип сөйләде ул.
Уңда – Зөлфия Салихова, сулда – Роза Ямилева
Ифтар азагында табибә Энҗе Кадыйрова дога кылды, аннан хатын-кызлар озаклап, тәмләп саубуллаштылар.